Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безопасность дорог

Автомобиль йөртүче кайбычлылар игътибарына ЮХИДИ инспекторларыннан мәгълүмат

Юлда йөрү кагыйдәләрен тупас бозучылар еш кына ЮХИДИ инспекторлары кармагына эләгә.

Инспекторлар төзегән беркетмә нигезендә эшләре судта каралып, транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында суд карары чыкса да, автомобиль йөртү таныклыгын тапшыруны сузып килүчеләр бар. Судтан соң автомобиль йөртү таныклыгын тапшыру тәртибен аңлатуны үтенеп, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершинга мөрәҗәгать иттек.- Суд карары үз көченә кергәннән соң, өч көн эчендә таныклыкны үз районыңдагы ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга кирәк. Бездә ул таныклык техника белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү вакыты чыкканчыга кадәр саклана. Таныклык билгеләнгән вакытта тапшырылмаса, срок үтү вакыты туктатыла. Ул шофер таныклыгын тапшыргач яисә аны югалтуы турында белешмә алып килгән көненнән исәпләнә. Суд карары үз көченә кергән көннән башлап, автомобиль йөртүче транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән дип санала. Таныклыгыгын тапшырмыйча гына һаман да машинасында йөрүен дәвам итә икән, аны чираттагы күңелсезлек көтә: 30 мең сум күләмендәге административ штраф яки унбиш тәүлеккә административ сак астына алу яисә 100-200 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәткә тарту. Шул ук вакытта ул идарә иткән транспорт махсуслаштырылган стоянкага куела. Таныклыкны яңадан алу вакыты җиткәч, шоферның юл йөрү кагыйдәләрен белүе кабат тикшерелә. Белеме яхшы, штрафлары түләнгән булса, ул кабат техника белән идарә итә ала. Әгәр шофер таныклыгыннан руль артына эчкән килеш утырган өчен колак каккан, шул ук вакытта медицина тикшерүеннән баш тарткан булса, аннан медицина белешмәсе дә таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автомобиль йөртүче кайбычлылар игътибарына ЮХИДИ инспекторларыннан мәгълүмат