Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безопасность дорог

Кайбыч полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары эчкән килеш руль артына утыручыларга административ протокол төзегән

Юлда нинди фаҗигалар буласын алдан берәү дә белми. Ә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәсәң, бәлагә юлыгуыңны көт тә тор.

Район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Тимершин әйтүенчә, 2016 елның беренче яртыеллыгында алар хезмәт күрсәткән территориядә дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, дүрт кешенең гомере өзелгән, бишесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл һәлакәтләре саны 20 процентка кимегән, һәлак булучылар саны өч кешегә арткан, тән җәрәхәтләре алучылар саны шул ук күләмдә калган (биш кеше).
-Һәлакәтләр күп очракта трассада, торак пунктларда күзәтелә. Аларның күбесе тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Шуңа да бик ашыгыч булмаса, төнгә каршы юлга чыгуны иртәнге сәгатьләргә кадәр кичектереп тору зарур, - ди Фирдүс Тимершин. - Кайберәүләр бераз салгач, кызып китә, геройга әйләнә. Эчкән килеш руль артына утырырга да курыкмыйлар. Юлларда иминлекне тәэмин итү максатында таләпләр кырысланды, штрафлар күләме дә шактый зур суммага артты.
Июль аенда да очраган андый сәрхүшләр. Борындык авылында яшәүченең транспорт белән идарә итүгә хокук бирүче таныклыгы бөтенләй юк. Ул, салган килеш "МТЗ" тракторына утырып, Шүширмәгә барырга чыга һәм ЮХИДИ кармагына эләгә. Аңа беркетмә төзиләр.
Автоинспекторлар 19 июльдә рейд үткәрә. Алар Олы Подберезье тирәсендә Чувашия дәүләт номерлы "ВАЗ-2115" автомобилен туктаталар. Руль артында Канаш шәһәре кешесе булып чыга. Документларын тикшерә башлагач, аннан хәмер исе аңкып торуын да тиз сизеп алалар, административ беркетмә җәмәгать судына тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары эчкән килеш руль артына утыручыларга админис...

2
X