Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безопасность дорог

Кайбыч ЮХИДИе хезмәткәрләре эчкән килеш руль артына утырган ике кешегә беркетмә төзегән

Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү максатында ЮХИДИ инспекторлары белән бергә рейдка чыктык.

ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильләренә бензин салу максатында иң элек Олы Кайбычтагы автозаправкага тукталды. Анда "ВАЗ-21099" автомобиле хуҗасы, ЮХИДИ инспекторларын күргәч, ашыга башлады. Инспектор Илфат Әхмәтов документларын күрсәтүен таләп иткәч, ул тагын да каушый төште. Кошман авылында яшәүче бу кешедән спиртлы эчемлек исе килүен дә сизеп алдылар. Аңа беркетмә төзеделәр, машинасы штраф стоянкага куелды.
Аннан соң Чүтигә юл алдык. Авылга килеп җитеп, озак та тормадык, кызу тизлектә килүче "ВАЗ-21099" автомобилен күреп алдык. ЮХИДИ инспекторлары янына якынлашкач, машина хуҗасы тизлеген киметте. Аның автотранспорт белән идарә итүгә хокук биргән таныклыгының бөтенләй булмавы ачыкланды. Өстәвенә, эчкән дә. Мондый очракта закон буенча гаеплене 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.
- Ике очрак буенча да материаллар район җәмәгать судына җибәрелде. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручыларга карата законнар шактый кырыс. Шуңа да карамастан, сәрхүшләр очрап тора. Алар үз гомерләрен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы, бер гаебе булмаган кешеләрнең дә гомерләрен куркыныч астына куя, - диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ЮХИДИе хезмәткәрләре эчкән килеш руль артына утырган ике кешегә беркетмә төзегән