Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безопасность дорог

Кайбычның ЮХИДИ хезмәткәрләре март аенда да эчкән килеш руль артына утыручыларга тап булган

Районыбыз юлларында иминлекне саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү, исерек хәлдә руль артына утырган шоферларны барлау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре әледән-әле рейдка чыга.

Март аенда да эчкән килеш руль артына утыручыларга тап булдылар алар. Язның беренче бәйрәме көнендә Чүтидә "ВАЗ-2108" машинасын туктаталар. Машина йөртүчедән спиртлы эчемлек исе аңкып торган, транспорт белән идарә итү мөмкинлеге биргән таныклыгы бөтенләй юк икән.
- Быелның гыйнварында безнең кармакка эләккән иде инде ул. Таныклыгы булмагач, полиция бүлегендә ун тәүлеккә тоткарланды. Менә кабат килеп капты. Сабак алмаган икән. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылды, машинасы штрафстоянкага куелды, тикшерү эшләре бара, - диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин.
12 мартта Борындык авылы урамында "ОКА"да җилдерүче абзыйның да иртәнге сәгать унда ук инде салмыш булуы ачыклана. Аңа да беркетмә төзелә, автомобиле штрафстоянкага куела, эше шул ук көнне район җәмәгать судына тапшырыла. 13 март көнне карар чыгарылып, ул 1,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартыла.
Башкаларга сабак булсын дип, эчкән килеш ЮХИДИ хезмәткәрләренә тап булган автомобиль йөртүчеләр хакында даими язып киләбез. Әмма алар табылып тора. Исереккә диңгез тубыктан дигәндәй, аларны штрафлар да, таныклыктан колак кагу да куркытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның ЮХИДИ хезмәткәрләре март аенда да эчкән килеш руль артына утыручыларга тап булган