Кайбычта июнь аенда эчкән килеш руль артына утырган алты кеше тоткарланган
1691
0
0

Юлларда бәла-казалардан саклау максатында юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен дә көчәйттеләр, штрафлар күләмен дә шактый зур суммага арттырдылар, эчкән килеш руль артына утыручыларга да чаралар катгыйланды. Әмма, шулай булуга да карамастан, үз гомерләрен, юлдагы башка кешеләрнең тормышларын куркыныч астына куючылар даими очрап тора.
Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш юлларда йөрүчеләр шуны аңласыннар иде: гомерләр бер генә бирелә һәм аның кадерен белеп яшәргә кирәк. Нәкъ менә исерек шоферлар гаебе белән юлларда машиналар бәрелешә, бер гаепсез кешеләр авыр тән җәрәхәтләре ала, күпме гомерләр өзелә. Ә руль артына эчкән килеш утыручылар машина белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм кала, җәмәгать суды аларны зур штрафларга тарта. Алар гаиләләрен акчасыз калдыра, балаларының күз яшен эчә. Чираттагы планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин полиция җитәкчелегенә ЮХИДИ рейдларын төп юлларда гына түгел, ә районнан читтә урнашкан авылларда да үткәрү бурычын куйды.
ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин әйтүенчә, июнь аенда гына да алар эчкән килеш руль артына утырган алты кешене тоткарлаган. 4 июньдә төнге сәгать уникедә Морза Бәрлебашында бортлы "УАЗ" автомобилен туктаталар. Аның хуҗасының эчкән булуын бик тиз аңлап алалар. Иске Тәрбит авылында яшәүче дә эчкән килеш "МТЗ" тракторына утырырга курыкмый. 15 июнь көнне ул да ЮХИХИ инспекторлары кулына килеп эләгә. Шул ук көнне Кайбыч - Колаңгы юлында "ВАЗ-2106" автомобиле хуҗасы туктатыла. Тикшерә торгач, аның да исерек булуы ачыклана. Ерак Сургут якларыннан кайткан кунакка да Кайбычка сәяхәте күңелсез төгәлләнә. Чит илдә эшләнгән кәттә машинасында Олы Тәрбит авылы клубына дискотекага килгән җиреннән ЮХИДИ инспекторларына юлыга ул. Ул да эчкән булган. 26 июньдә Соравыл авылында Казаннан кунакка кайткан кешене дә төнге сәгать икедә туктаталар. Аның да хәмер белән сыйланганына тиз төшенәләр. Шул ук көнне Корноухово авылында асфальт юлдан мопедта җилдерүче ир-атны туктаталар. Исерек хәлдә булуына карамастан, ул ун яшьлек кызын утыртып балык-ка барырга җыенган. Җитмәсә, икесенең дә башларында каскалары булмый. Үз гомерен генә түгел, баласының да тормышын куркыныч астына куйган бу кешенең мопеды Олы Кайбычта штраф- стоянкага куелган.
Алда китерелгән һәр очрак буенча беркетмәләр төзелеп, район җәмәгать судына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
25 июня 2022 - 10:28Трое кайбичан отправились на службу в армию Еще трое кайбичан накануне отправились служить в Вооруженные силы РФ.49000
-
25 июня 2022 - 10:23В Министерстве труда напомнили татарстанцам о праздничных днях в июле 9 июля мусульмане празднуют Курбан-байрам, поэтому этот день официально признан выходным.41300
-
25 июня 2022 - 10:20Профессор КФУ рассказал, какой будет погода в июле Жаркого июля не ожидается.33600
-
25 июня 2022 - 09:53В Кайбицком районе образовалась еще одна молодая семья Вчера в Кайбицком отделе ЗАГС звучал вальс Мендельсона для Марата Камалиева из Казани и Раили Мифтаховой из Больших Кайбиц.99601
-
24 июня 2022 - 15:27В Кайбицком районе образовалась новая семья Пятница - традиционный день свадеб.122500
-
24 июня 2022 - 11:35В Татарстане за сутки 57 человек заразились коронавирусом В республике подтверждено 57 новых случаев заболевания COVID-19.54400
-
24 июня 2022 - 10:58Подросток задохнулся в доме во время пожара в Татарстане Страшная трагедия произошла в Нурлате в одном из частых домовладений.32700
-
27 июня 2018 - 13:47Кайбичане участвовали на Сабантуе в Лямбире
-
23 июня 2022 - 07:55Оркые Хакимовой из Больших Кайбиц исполнилось 90 летОркые Хакимовой на днях исполнилось девяносто лет.31800
-
7 июня 2022 - 10:5535000
-
23 июня 2022 - 15:49В Кайбицком районе простились с военнослужащим, погибшим в ходе спецоперации на Украине Сегодня простились с Олегом Викторовичем Уткиным, уроженцем села Ульянково, погибшим в ходе спецоперации на Украине. Его похоронили на кладбище в родном селе.208602
-
24 июня 2022 - 15:27В Кайбицком районе образовалась новая семья Пятница - традиционный день свадеб.122500
-
25 июня 2022 - 09:53В Кайбицком районе образовалась еще одна молодая семья Вчера в Кайбицком отделе ЗАГС звучал вальс Мендельсона для Марата Камалиева из Казани и Раили Мифтаховой из Больших Кайбиц.99601
-
23 июня 2022 - 10:24В Татарстане произошло ДТП, пострадали шесть человек Авария произошла накануне в Алькеевском районе.55000
-
24 июня 2022 - 11:35В Татарстане за сутки 57 человек заразились коронавирусом В республике подтверждено 57 новых случаев заболевания COVID-19.54400
-
25 июня 2022 - 10:28Трое кайбичан отправились на службу в армию Еще трое кайбичан накануне отправились служить в Вооруженные силы РФ.49100
-
24 июня 2022 - 10:08На следующей неделе в Татарстан придет похолодание Всему виной северные воздушные потоки.44800
-
23 июня 2022 - 15:08В Татарстане ожидается гроза и кратковременные усиления ветра Завтра на территории республики сохранится неустойчивая погода.43300
-
25 июня 2022 - 10:23В Министерстве труда напомнили татарстанцам о праздничных днях в июле 9 июля мусульмане празднуют Курбан-байрам, поэтому этот день официально признан выходным.41300
© 2011 - 2022. Кайбыч таннары (Кайбицкие зори). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

электронная почта редакции: kzori@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+