Кайбыч районында «Язгы каникуллар» профилактик чарасы уза
Татарстан Республикасында, шул исәптән Кайбыч районында, «Язгы каникуллар» профилактик чарасы старт алды.
Бу елның 17 мартыннан 30 мартына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң масштаблы чарасы уза. Бу хакта редакциягә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсенең Буа шәһәрендәге җитәкчесе Сиринә Мурзакова хәбәр итте.
Агымдагы елның ике аенда республика юлларында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 41 бала тән җәрәхәтләре алган. Авариягә очраган балаларның күбесе пассажирлар булган.
— Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү аның авырлыгына һәм буена туры килә торган җайланма кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә шундый җайланма кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш, — диде Сиринә Мурзакова.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтә. Моның өчен Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.
Җәяүле балалар катнашындагы 14 юл-транспорт һәлакәтендә 15 баланың сәламәтлегенә зыян килгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый.
Сиринә Мурзакова хәбәр иткәнчә, хокук бозучы бала турындагы мәгълүмат, алга таба профилактик эш алып бару өчен, ул белем алучы мәктәпкә җибәрелә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев