1 апрель 2014 яңалыклары
-
Кайбыч район мәдәният бүлеге начальнигы итеп Ринат Камалиев билгеләнде
Мәдәният бүлеге начальнигы итеп Ринат Камалиев билгеләнде.
-
“Йолдызлык” фестиваленең зона турыннан Кайбыч укучылары зур җиңүләр белән кайтты
Әлеге бәйгедә Олы Кайбыч мәктәбенең "Авыл денс" бию коллективы беренче урынны яулады һәм Казанга узды.
-
1 апрель – көлке һәм юмор, мәзәкләр һәм шаярту көне
Халык традициясе буенча, бу көнне дус-ишләр, гаилә әгъзалары, хезмәттәшләр һәм танышлар, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар көлке капкынына эләгә. "Артыгызда ни ул сезнең?" яки "Аркагыз акка буялган" - бу көннең традицион шаяртулары. Көлке көнендә барысы да шаярта. Хәтер калдырмый торган шаяртуларга беркем дә үпкәләми.
-
Кайбыч юл участогы бригадасы юлдагы тишекләрне ямый башлады
Яз җиттеме, юллар идәрәсе эшчеләре өчен мәшәкатьле чор башлана - алар кыш дәвамында юлларда барлыкка килгән тишекләрне ямый башлый. Кайбычта эшләр ничегрәк тора соң? Көннәр җылыту белән районда ремонт таләп ителүче юллар шактый булуы үзен сиздерә башлады. Бигрәк тә Колаңгы белән Мөрәле авыллары арасындагы асфальт юлдан узасы кыен, анда чокыр-чакырлы...
-
Район мәгариф бүлеге методисты Ландыш Зыядиева тугызынчылар өчен имтихан тапшыру үзенчәлекләре турында
Укучыларның язгы каникуллары тәмамланды. Бу атнадан алар өчен иң кыска һәм җаваплы дүртенче чирек башланды. Җаваплы, чөнки чыгарылышлар өчен дәүләт имтиханнары тапшыру чоры, кыска- майда бәйрәм яллары шактый. Мәктәпләрдә сынауга әзерлек ел әйләнәсе дәвам итә. Район мәгариф бүлеге методисты Ландыш Зыядиева белән бүгенге әңгәмәбездә без тугызынчылар өчен имтихан тапшыру үзенчәлекләре...
-
Кайбычтагы элмә такталардагы хаталар аңлашылмаучанлык китереп чыгара
Олы Кайбыч авылы уртасындагы юллар кисешкән урынга куелган әлеге элмә тактага күбегезнең игътибар иткәне бардыр. Туры барсаң- Мәлки авылына килеп чыгасың, сулга китсәң- Ябалакка. Ә уңга борылсаң... Богайгамы? Юк шул, күпме генә эзләсәгез дә андый авылны таба алмассыз, чөнки бездә андый торак пункт бөтенләй юк.