4 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Тышкы кыяфәте үзгәрә
Татарстан Этил спирты җитештерү һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнеше һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Кайбычтагы әйдәүче белгеч-эксперт Анна Гыйләҗева хәбәр иткәнчә, 2014 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә җитештерелүче алкоголь продукциясенә федераль махсус маркаларның тышкы кыяфәте һәм бизәлеше үзгәрә.
-
Олы Кайбыч мәктәбендә район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә бүген район мәктәпләрендә белем алучы уку алдынгылары, спорт ярышларында, бәйге-олимпиадаларда актив катнашучы укучылар район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды.
-
Балалар Раштуага әзерләнә
6 гыйнварда Турминскийдагы Изге Троицк чиркәвендә балалар өчен Раштуа бәйрәме үткәрелә.
-
“1945 елның 1 гыйнварында авылда бәйрәм булмады”,- ди сугыш ветераны
Муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре бәйрәм көннәрдә үзләренә беркетелгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котлый, аларның хәлләрен белешә, проблемаларын өйрәнә.
-
ИТ- чемпионнар арасында Кайбыч укучылары да бар
Әле шушы көннәрдә генә Казанның ИТ-паркында "ИТ-чемпион" бәйгесенең өченче этабында "Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталын үстерү" һәм "Иң актив мәктәп укучысы" номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.