8 май 2015 яңалыклары
-
Иске Тәрбиттә узган ел гына ачылган күп функцияле үзәк янына яңа һәйкәл комплексы төзеп куйганнар. Фоторепортаж
Бәйрәм тантанасына килгән авылдашларын котлап, авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев чыгыш ясады һәм һәйкәл комплексы төзелешендә катнашучылар, матди ярдәм күрсәткән барлык авылдашларына рәхмәтен белдерде.
-
Мәлкидә митинг узды. Фоторепортаж
Мәлки авылында Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее тантанасына зур әзерлек алып барылган. Биредә сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә өр-яңадан һәйкәл төзеп куйганнар.
-
Сугыш вакытында Кайбыч колхозчылары акчасына төзелгән ПЕ-8 бомбардировщигын экипажга тапшыру тантанасында катнашучының берсе Кече Мәмедән булган. Митингтан фоторепортаж
Кече Мәме авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг мәктәп укучылары демонстрация белән мәдәният йорты янына килеп җиткәч башланып китте. Анда аларны авыл халкы- тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, урта буын кешеләре, яшьләр көтеп тора иде. Авылның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов та, орден- медальләрен чыңлатып, митингка...
-
Колаңгыда Җиңү аллеясы утырттылар
Колаңгыда көн уртасында олы юлны тутырып барган демонстрациягә юлдагы бөтен транспорт чаралары юл бирде. Биредә Җиңү көнен аеруча истә калырлык итеп зурлап уздырдылар. Биредә быел машинага кадәр бизәгәннәр иде. Агач ботаклары белән бизәлгән кечкенә йөк машинасының арбасына утырган әбиләр юл буе җырлап төште.
-
Бортаста митинг яңа һәйкәл янында узды
Бортас авылы халкы быел Җиңү бәйрәмен сугышта һәлак булган авылдашларының якты истәлегенә куелган яңа һәйкәл янында каршы алды.Ул һәйкәлнең бер ягына фронтта чит җирләрдә ятып калган солдатларның, ә икенче ягына тыныч тормышта һәлак булган ветераннарның исемнәре язылган.
-
Борындыкта Бөек Җиңү юбилеена яңа һәйкәл өлгерттеләр
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган тантаналы митинглар районыбыз авылларында 8 майда узды. Бу датага һәрбер авыл җирлеге тырышып әзерләнде: сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган истәлек такталары, памятниклар, обелисклар яңартылды. Борындык авылында да Бөек Җиңүнең җитмешенче язын өрь-яңадан төзелгән обелиск янында каршы алдылар. Башланырга әле шактый вакыт булса да, әбиләр...
-
Чүти авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан митинг узды
Мәдәният йорты каршында урнашкан һәйкәл янында иртәдән үк җанлылык сизелә иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә төзелгән һәйкәл янында мәктәп укучылары мактаулы каравылда тора. Бәйрәм тантанасына җыелган халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киллде.
-
Кайбыч районыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре делегациясе республика президенты белән очрашты
7 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Тантана Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.
-
Олы Подберезье мәктәбе укучылары бәйрәм алдыннан Казанга ник барган?
Олы Подберезье мәктәбе укучылары 7 майда Казанда "Җиңүнең кадерле йөзләре" баннерын яклады.
-
Кайбыч районында – “Үлемсез полк” акциясе
Безнең районда 8, 9 майда "Үлемсез полк" акциясе уза. Барлык авылларда да укытучылар һәм мәктәп укучылары митингка сугышта һәлак булган туганнары, авылдашлары фотоларын күтәреп чыга.
-
Кайбыч укучылары – “Хәтер вахтасы”нда катнаша
Мәктәп укучылары 9 Май - Җиңү көнен лаеклы каршы алырга әзерләнә. Алар патриотик акцияләрдә актив катнаша.
-
9 Майда Олы Кайбычта бәйрәм парады узачак
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссиянең 5 майда узган чираттагы утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Җиңү көнен барлык авыл җирлекләрендә дә югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.
-
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Җиңү көне алдыннан Федоровскоедагы интернат-йортта яшәүчеләр белән очрашты
Бөек Җиңү юбилее алдыннан Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында җылы очрашу булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, күптәннән килгән традицияне дәвам итеп, биредә яшәүчеләр белән очрашты.