Мәгариф бүлеге оештырган “Иң яхшы сыерчык оясы” бәйгесендә Чүти мәктәбе укучысы җиңде
Шуширмә авылында яшәүче табигать җанлы дустыбыз Мөдәрис абый Сабиров редакциягә бер керүендә:
- Сыерчык оясы булмаган йортка шатлык иңми ул. Авылдашларыма, дусларыма да гел шулай дип әйтәм. Сүзнең кодрәте көчле бит аның - авылда өйләре янына, бакчаларга оя элүчеләр бермә-бер арты башлады, - дип әйткән иде.