12 август 2016 яңалыклары
-
Районыбыз хуҗалыклары урып-җыю эшләренең экваторын узды. Күпме мәйданда эш башкарылган?
Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе көннән-көн киңрәк колач ала бара. Кайбыч игенчеләре экваторны узды инде. 11 августка барлык мәйданнарның 66 процентында эш башкарылды. Уңдырышлылык һәр гектардан 31 центнер тәшкил итә. Район буенча барлыгы 51557 тонна ашлык суктырып алынган. Бүген сүзебез "Класс-Тукано" комбайнчылары арасында барган лидерлар турында.
-
Кайбычта “Балага мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе старт алды, ничә балага ярдәм күрсәтеләчәк?
Татарстанда, шул исәптән Кайбыч районында, ел саен үткәрелүче "Балага мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе старт алды. Төп игътибар аз керемле, күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләргә, ата-аналары вакытлыча эшсез калганнарга булачак. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова сөйләде.
-
Кайбыч юлларында хәмер эчкән тагын дүрт машина йөртүче тоткарланган
Авызларын хәмердән тыя алмаган машина йөртүчеләрне көн кызулыгы да, штрафларның зур күләмдә булуы да, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калу, юлларда һәлакәт китереп чыгару ихтималы да куркытмый. Бәлки айныгач, кылган гамәлләре өчен үкенәләрдер, әмма терсәк якын булса да, тешләп булмый шул.
-
Кайбычлылар Иннополисның дәвалау-реабилитация үзәгендә сәламәтлеген тикшерде
Район үзәк сырхауханәсе баш врачының дәвалау эшләре буенча урынбасары Гөлнара Сафиуллина хәбәр иткәнчә, шушы араларда безнең районда яшәүче ун кешенең сәламәтлеген РКБның Иннополис шәһәрендәге дәвалау-реабилитация үзәгендәге врачлар бушлай тикшергән.
-
Кайбыч районында мәктәпләр һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр
Мәктәпләрдә бер "урак өсте" - уку елы тәмамлануга, икенчесе - яңа уку елына әзерлек башлана. Мәктәп коллективы моның өчен тырышып хезмәт куя. Чебешләрне көзен саныйлар дигәндәй, җәй буе башкарылган эшләргә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Бу атнаның дүшәмбе һәм сишәмбесендә район комиссиясе барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген...