Олы Кайбыч авылы мәчетендә 19 гыйнварда мәүлид ашы үткәрелә
Мөхәммәт пәйгамбәребез кешелек дөньясына бөек мирас калдырды, шушы дөньяда дөрес яшәү рәвешен һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына китерүче изге гамәлләрне өйрәтте. Ул пәйгамбәрләрнең соңгысы, бөек укытучыбыз һәм үрнәк бирүчебез. Аның кылган гамәлләрен, сөйләгән сүзләрен үзебезгә олы үрнәк итеп алсак, дөньяда да, ахирәттә дә олы бәхеткә ирешәчәкбез.