16 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кайбыч кырларыннан заводка шикәр чөгендере агыла
"Ак барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалында агымдагы елда 860 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән. Шул мәйданнан барлыгы 27537 тонна татлы тамыр җыеп алып, өемнәргә куйганнар. Хәзерге вакытта Чүти авылы басуындагы чималны Буа шикәр заводына тапшыралар.
-
Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев бүләкләнде
Авыл җирлеген үстерүгә керткән лаеклы өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Тагын бер Кайбыч егете армия сафларында хезмәт итеп кайтты
Редакциягә солдат киеменнән килеп кергән төз гәүдәле бу егеткә карадык та, барыбыз да сокландык! Йөзендә шатлыклы елмаю, шул ук вакытта горурлыгы да сизелә. Тиз танып алдык үзен: Руслан Җамалетдиновның фотосын газетабызның май санында бастырган идек бит. Ул хезмәт иткән часть командиры аның әнисе Ранилә ханымга шундый яхшы ул тәрбияләгәне өчен...
-
Морза Бәрлебашы һәм Бәрлебаш ветераннарына да район үзәгенә экскурсиягә бару бәхете елмайды
Безгә, Ябалак авыл җирлегенә кергән Морза Бәрлебашы һәм Бәрлебашы ветераннарына да, район үзәгенә экскурсиягә бару бәхете елмайды.
-
Мәлки терлекчесенең бозулары көр
Бүгенге көндә Кайбыч терлекчеләренең төп максаты- кышкы чорда продукция җитештерүне киметүгә юл куймау. Фермаларда бер көнгә 51,3 тонна сөт җитештерелә. Бу елның унбер аендагы эшчәнлек буенча без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе әзерләгән 24 нче очет формасына күз салдык.