"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
28 декабрьдә Буада ТР беренчелегенә ир-ат хоккей командалары арасында ярыш булуы көтелә. Якшәмбе көнне 25 декабрьдә Кайбыч командасы чүпрәлеләр белән очрашачак.
Оешма, учреждение, гомумбелем бирү мәктәпләре командалары катнашындагы спорт ярышы катнаш эстафета формасында 24 декабрьдә Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге паркта узачак.
Иртәгә чыршы әйләнәсенә ятим балалар җыелачак.
Казандагы А.Штукенберг исемендәге Геология музеенда Арыслан метеориты пәйда булды. Безнең Арыслан авылында табылганы өчен аны шулай атарга булганнар. Узган атнада бу вакыйга турында телевидениенең шактый каналларында күрсәттеләр.
Ап-ак кар, төсле утлар белән балкыган чыршы, мандарин, оливье салаты һәм самими, балаларча ышану белән могҗиза булуына өметләнү... Олы яшьтәме ул, бәләкәй баламы - һәркем Яңа елдан әкият көтә.
Кайбычтагы 135 нче һөнәр училищесының беренче курсында белем алучы 20 укучының кышкы практикасы ахырына якынлашып килә.
Район ЗАГСыннан 20 декабрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу елда 127 бала якты дөньяга аваз салган.
Кайбыч урманчылыгында урманнардан нарат күркәсе җыю дәвам итә.
Фермаларда ылысны юкка гына файдаланмыйлар. Аның терлекләр организмына файдасы бик зур. Ылыс составында төрле витаминнар, фитонцидлар, микроэлементлар, иң мөһиме - үсеш витамины булган каротин бар.
"Приют, балалар йортларыннан тәрбиягә алынучы ятимнәр санының килүчеләргә караганда күбрәк булуы шарт. Гаилә җылысын берни белән алыштырып булмый. Бала вакытлыча яшәп тору учреждениесендә күп дигәндә бер ел тәрбияләнергә тиеш", - диде РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов узган атнада Казанга килгәч ясаган чыгышында. Билгеле, һәр ятимне дә...
0