Ярышта – прокуратура хезмәткәрләре
Узган атнаның якшәмбесендә Буада Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре арасында чираттагы спартакиаданың зона ярышлары узды. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы районнарының прокуратурасы командалары спортның биш төре буенча ярышты.