"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
16-17 март көннәрендә Буа шәһәрендә ТР "Сәламәтлек" IX спартакиадасы кысаларында авыл хуҗалыгы районнарының 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар командалары катнашында волейбол буенча финал ярышлары узды.
Узган атнада Чистай шәһәрендә авыл хуҗалыгы районнарының ир- егетләр командалары арасында хоккей буенча ТР чемпионптының беренче лигасы, "Б" девизионында чыгыш ясаучыларның финал ярышлары булды.
Кайбыч, диләр, анда салкын, диләр, Салкын чагын бер дә хәтерләмим. Яшьлектәге кышлар яктысыннан Җылы алып яшим хәзер дә мин, - дип яза шагыйрь Шәүкәт Галиев үзенең Кайбыч метеорологларына багышлап язган шигырендә.
Республика сулыкларында боз апрельнең беренче ункөнлегендә кузгалыр дип көтелә. ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр ителгәнчә, Көнбатыш Кама аръягы һәм Идел алды төбәкләрендәге елгаларда су биеклеге язгы ташу чорында күп еллардан бирле күзәтелгән күрсәткечтән югарырак булыр дип фаразлана.
0