"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Игенче-механизаторларны басу-кырларга чакырып, тургайлар моңлы җыр суза. "Язның бер көне - ел туйдыра", - дигән халык мәкален истә тотып, игенчеләр кыр эшләрендә катнашачак техниканы әзерлек сызыгына куйды.
Узган атнаның шимбәсендә район башкарма комитеты житәкчесе Алексей Макаров Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә һәм район үзәк сырхауханәсендә төзелеш эшләре барышы белән танышты.
Укучыларның язгы каникуллары төрле чараларга бай булды. Үткән атнаның чәршәмбесендә алар Олы Кайбыч мәдәният йортында "Татаркино" дәүләт учреждениесе тәкъдим иткән фильмнар карады.
Узган атнаның пәнҗешәмбесендә Олы Кайбыч, Бәрлебашы, Чүти, Федоровское мәктәпләрендә белем алучы театр яратучы йөз бала класс җитәкчеләре белән берлектә биш автобуста Казан шәһәрендәге "Әкият" татар дәүләт курчак театрына барды.
Кайбычта язгы кыр эшләре башланып китте. 16 апрельдә "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында күпьеллык үлән кырларын тырмалауга, минераль ашламалар кертүгә керештеләр.
0