"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Районыбыз авылларында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, барлыгы 816 кеше,Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау открыткалары алды.
Бүгенге көндә безнең районда 46 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның 41 сугыш утын кичкән, дүртесе - камалышта калган Ленинградта яшәгән, берсе - фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны.
Кайбычта район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы үткәрелде.
Апрель ахырларында Кайбычның яшь көрәшчеләре Актанышка Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына үткәрелгән татар-башкорт көрәше буенча ачык турнирда катнашты.
0