Чалгылар чыңлар чак җитте
Район хуҗалыклары басуларында күпьеллык үләннәр беренче катка урырга өлгереп килә. "Чалгылар чыңлар чак җитте", - диләр бабайлар печән чорын күздә тотып. 24 майда "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән филиалы машина- трактор паркында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнары, баш инженерлары катнашында, терлек азыгы урып- җыю техникасының әзерлеген карау буенча киңәшмә үтте.