"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә тулы көченә төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Район Советының актлар залында узган киңәйтелгән утырышта 2010 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда катнашучыларга Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең медальләре тапшырылды.
Изге Троицкий чиркәвенең социаль, яшьләр һәм миссионерлык эше буенча җаваплы Надежда анакай Ермолаева "Ышаныч һәм эш" православ яшьләр активы мәктәбендә квалификация күтәрү буенча кыска сроклы курсларда булып кайтты.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары А.Кондратьев Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе исеменә яшьләрне палаткалы лагерьда ял итәргә чакырып хат җибәрде.
Олы Кайбыч авылында туып-үскән язучы, полковник, ике тапкыр Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, судья, Идел буе хәрби округы Хәрби трибуналы рәисе булган Әбрар Шаминның тууына 20 июньдә 100 ел тулды.
Россия Яшьләр көнен билгеләп узарга җыена. Ул һәр елны 27 июньдә уза.
"Кайбыч таңнары" газетасына язылу кампаниясе вакытында авыллардагы укучыларыбыз янына барып, алар белән күзгә-күз очрашып аралашуны матур традициягә керттек.
0