Генерал-майор белән очрашу
Узган атнаның сишәмбесендә Апас мәдәният йортында Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарының армия яшендәге егетләре белән очрашты.