12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап...