Шигъри тәлгәш
Яшел чыршы
Җем-җем килә чыршыбыз,
Бигрәк матур дустыбыз.
Кулны-кулга тотындык,
Әйлән-бәйлән уйнадык.
Кыш бабайның кулында
Бигрәк тә зур капчыгы.
Аңа ияреп килгән
Бик сөйкемле кызчыгы.
Аларны күптән көттек,
Көтә-көтә арып беттек.
Килгәннәр шул ерактан -
Бик тә салкын төньяктан.
Безнең бәйрәмнән алар
Башка авылга китә.
Безнең кебек балаларны
Шулай бәхетле...