"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Районыбыздагы сәламәтлек саклау тармагының автопаркы тагын бер "УАЗ" машинасына яңарды. Үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, узган елның соңгы көннәрендә кайткан әлеге ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы Зур Подберезьедагы амбулаториягә тапшырыла.
Уку алдынгылары, төрле чараларда актив катнашкан, спорт ярышларында югары уңышларга ирешкән укучылар бүген район мәдәният йортына җыелды. Алар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үткәрелде.
0