“Каравон”да “Кайбыч таңнары”ының 80 еллыгына чыгарылган ручкасы Индиягә китте
Лаеш районының Рус Никольское авылында быел "Каравон" бәйрәме егерме беренче тапкыр үткәрелсә дә, анда әле беренче тапкыр гына катнашуым. Рус халкының борынгыдан ук килүче бәйрәмендә Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә, хәтта чит илләрдән дә кунаклар бар иде.