"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Хуҗа Хәсәндә полиция участок уполномоченные өчен төзелгән терәк пункты белән берләштерелгән йорт тантаналы төстә ачылды. Колаңгыдагыдан аермалы буларак, бу йорт тулысынча республика бюджетыннан финансланган.
Яңа ел алды көннәрендә Кайбыч үзгәрде дә куйды: әйтерсең лә, әкият иле. Кая карама, җем-җем итеп утлар яна, кардан, боздан ясалган Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары күзне иркәли, парк-урамнарны бизи.
Нәниләр Кыш бабай белән Кар кызына җыр-биюгә, шигырь сөйләү осталыкларын да күрсәтә.
Декабрь ае җитү белән Яңа ел бәйрәме рухы барыбызның да җанын биләп ала. Әлеге бәйрәм безнең балачак хатирәләре белән уелып, күңелгә кереп оялаган бит.
0