"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Кайбыч муниципаль районының актлар залында авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, мәдәният йортлары директорлары, клуб мөдирләре катнашында киңәшмә узды.
Районның барлык мәктәпләрендә дә кышкы каникуллар вакытында лагерьлар ачылды. Алар 3 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр эшли.
Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова белән "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен ансамбле җитәкчесе Артур Поляков Кайбычта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән декабрьдә үк шул хакта фикер алыштылар.
0