"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Соңгы еллардагы корылык игенчене кырыс һава шартларында эшләргә өйрәтте. Хәзер яуган яңгырларга сөенәләр алар. Гүя яңгыр түгел, алтын ява. Игенчеләр сабан культуралары чәчүне төгәлләде, техник культуралар чәчәләр.
Муниципаль праймериз агымдагы елның май аенда барлык авыл җирлекләрендә дә үтәчәк.
Табигатьнең бар дөнья яшеллеккә күмелгән иң матур чоры хәзер. Әмма елгалар тирәсенә, болыннарга, тыкрыкларга, авыл читләренә түгелгән чүп-чар, көнкүреш калдыклары шул гүзәллекнең ямен җибәрә.
Кошманда иң авыры - авылны экологик яктан чиста тоту, теләсә кая чүп-чар түктермәү. Дөрес, авыл урамнары төзек һәм чиста, ә менә авыл башлары, бакча артларын күреп, күңел сызлана.
Җиңү бәйрәме кичендә үзәк сырхауханәнең бала тудыру бүлегендә нарасыйлар авазы тынып тормады. 9 Майда Олы Кайбыч авылыннан Сабина һәм Динар Баһавиевларның кызлары Мәликә туса, Ульянководан Татьяна Галактионованың улы Никита дөньяга аваз сала. Истәлекле көндә туган әлеге ике сабыйны, бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә өйләренә озату оештырылды.
0