Кайбыч районында ВИЧ-инфекцияле кешеләр бар ?!
Әйбәт әйберне язу җиңел дә, рәхәт тә. Әмма тормышта явызлык белән яхшылык янәшә барган кебек, журналист каләменә дә икегә бүленергә туры килә: матурлык турында гына түгел, авыр темаларны да язарга алынып, йөрәк аркылы уздырып кәгазьгә төшерәсең кайчак. Менә бүген язарга алынган тема да җиңелләрдән түгел. Ике яклы ул тема.