“Табутыңны нинди адрес белән җибәрергә?” - дип сорадылар, ди очучы-штурман Геннадий Степанов. Кайбычта узган әфганчылар белән очрашудан безнең репортаж
- Кабулга килеп төшкән беренче көнемне яхшы хәтерлим. Тирә-юньдә очлары кар белән капланган кыялар, биек-биек таулар. Аларга карап гаҗәпкә калдым. Кич белән бөтен җирне тузгытып көчле җил чыкты, сөйләшсәң, авызга тузан тула, күзләрне ачыттыра. Икенче көнне командир килеп «Табутыңны нинди адрес буенча җибәрергә» дип сорады. Тәннәрем чымырдап китте. Мин әнием...