Тагын бер Кайбыч егете армия сафларында хезмәт итеп кайтты
Редакциягә солдат киеменнән килеп кергән төз гәүдәле бу егеткә карадык та, барыбыз да сокландык! Йөзендә шатлыклы елмаю, шул ук вакытта горурлыгы да сизелә. Тиз танып алдык үзен: Руслан Җамалетдиновның фотосын газетабызның май санында бастырган идек бит. Ул хезмәт иткән часть командиры аның әнисе Ранилә ханымга шундый яхшы ул тәрбияләгәне өчен...