Татарстанда 2023 елда илкүләм проект буенча 3,6 мең гектар урманнар торгызылган
Әлеге мәгълүматлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында үткән киңәшмәдә яңгыратылды. Киңәшмәдә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман культуралары белән бәйле башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.