Кошман авылы кызы -«Татар-информ» хәбәрчесе «Яз гүзәле» бәйгесе суперфиналисты булды
«Пирамида» концертлар залында Казан Дәүләт энергетика университеты гамәлгә куючы «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. КФУ студенты, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе хәбәрчесе Илзирә Хәйруллина суперфиналистлар рәтенә керде һәм «Иң иҗади кыз» номинациясендә җиңү яулады.