Татарстанда 2025 елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә 12 млрд юнәлтелгән
2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә 11,7 млрд сум бүлеп бирелгән. Шулар арасында тарифларда исәпкә алынган инвестицияләр өлеше 979 млн сум тәшкил иткән.