Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

13 ноябрьдә Олы Кайбыч мәчетендә хаҗияләр белән очрашу уза

Бүген мөселманнар өчен изге булган Гашура көне. Аның Аллаһ катында әһәмияте зур. Ошбу көндә Аллаһ ун пәйгамбәренә ун төрле нигъмәтен иңдереп, дәрәҗәләрен арттырган. Бу көннәрдә ураза тотуның фазыйләте бик олы.

Гашурада бирелгән сәдака бөртеге өчен дә Аллаһы Тәгалә Ухуд тавы кадәр әҗер бирер, диелә. Шуңа Гашура көнендә сәдакалар бирәләр, балаларны, якыннарны шатландыралар, догалар укыйлар һәм башка саваплы гамәлләр кылалар. Аллаһ Гашура көнне Муса пәйгамбәр һәм аның кавемен, диңгез суларын ярып, залим фиргавен гаскәреннән коткара. Туфан вакытында Нух пәйгамбәр көймәсен Җүди тавы өстенә утырта. Юныс галәйһиссәламне балык карыныннан чыгара. Атабыз Адәмнең тәүбәсе ошбу көндә кабул ителә. Йосыф пәйгамбәр агалары ташлап киткән кое төбеннән Гашура көнендә чыгарыла. Хәзрәти Гайсә ошбу көндә дөньяга килә һәм күккә ашырыла. Давыт галәйһиссәламнең тәүбәсе кабул була. Ибраһим пәйгамбәрнең улы Исмәгыйль галәйһиссәлам дөньяга килә. Ягъкуб галәйһиссәламнең Йосыф хәсрәтеннән күрмәскә әйләнгән күзләре ачыла. Әюб галәйһиссәлам дәһшәтле авыруыннан шифа таба.

Хөрмәтле райондашларыбыз! Бүген 13 ноябрь кичке 18:00 сәгатьтә барлык хатын-кызларны Олы Кайбыч авылы мәчетенә районыбыздан хаҗга барган хаҗияләребез белән очрашуга чакырабыз. Бу кичәдә хаҗ сәфәрләре турында сөйләшү, изге зәм-зәм сулары эчү һәм догалар кылу да оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 13 ноябрьдә Олы Кайбыч мәчетендә хаҗияләр белән очрашу уза