Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

2012 елның 25 октябре – Корбан бәйрәме

Мөселман илләренең астрономик обсерваторияләренең фәнни тикшеренүләре нигезендә, Татарстан Диния нәзарәте таянучы хәнәфи мәзһәбе мәктәбе, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте казыйлар Советы ай календаре буенча Зөлхиҗә аеның беренче көне 2012 елның 16 октябренә, ә Корбан бәйрәменең беренче көне 25 октябрьгә туры килүен билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Корбан бәйрәме туры килгән 2012 елның 25 октябре эш көне булмаган бәйрәм көне булып исәпләнә.

Бу көнне республиканың барлык мәчетләрендә дә иртәнге намаз 6.30 минутта укыла, гает вәгазе 7.15 минутта башлана, гает намазы - 8.00 сәгатьтә. Телевидениедән турыдан-туры трансляция Ак мәчеттән (Спасс районы, Болгар шәһәре) "Татарстан-Яңа гасыр" аша 9.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан бәйрәме