30 сентябрьгә кадәр Кайбыч мәчетләренә гошер сәдакасы тапшырырга мөмкин
Аллаһы Тәгалә тәннәребезне пакьләү өчен ураза гыйбадәтен яралткан булса, малларыбызны пакьләү өчен безгә зәкятне фарыз итте. Раббыбыз адәм баласына рухи чистарыну гына түгел, ризыгының да хәләл булуын бурыч итеп йөкләде. Без беләбез: элек-электән газиз әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз көз айлары җитеп, ел дәвамында үстергән үсемлекләрдән, җыеп алынган уңышлардан гошер сәдакаларын чыгару-бирү хакында...
Нәрсә соң ул гошер? Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү исә ислам диненең өченче баганасы. Ә инде аны ниндидер сыйфат, әйтик, саранлык белән үтәмәүче кеше зур гөнаһлы булыр. Без җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең су сибеп үстергәннең егермедән берен) фәкыйрьләргә бирергә тиеш булабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: "Әгәр дә кешеләр үлчәүдә хыянәт итсәләр, тормышларында авырлык күрерләр, азанга игътибар итмәсәләр, тынычлык тапмаслар, тиешенчә (Аллаһ кушканча) киенмәсәләр, Аллаһы Тәгалә аларга күз күрмәгән, колак ишетмәгән авырулар җибәрер, тиешле зәкят-гошерләрен бирмәсәләр, яңгырны вакытында яудырмас (яңгыр яуса да, үсемлек-хайваннар хакына булыр)", - диде.
Бу дөньяда адәм баласы үзенә бирелгән малның Аллаһы Тәгаләдән булуын оныта. "Үзем таптым, үзем тырышлык куйдым, эшләдем", - ди, мәгәр, эшләсә дә, бирүчесе Аллаһ Раббыбыз икәнлеген онытып җибәрә. Аллаһы Тәгалә үз дөньясы белән генә яшәгән, Аллаһ биргәннәрдән өлеш чыгармаган бәндәләр хакында "әл-Гыймран" сүрәсенең 180 нче аятендә болай ди: "Рәхмәт итеп Аллаһ биргән малда саранлык кылучы кешеләр уйламасыннар саранлыклары үзләренә файда, дип. Бәлки саранлыклары үзләренә начарлыктыр, саранлык белән җыйган маллары тиздән Кыямәт көнендә муеннарына чорналыр. Җирдәге вә күкләрдәге байлык Аллаһныкы бит һәм Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар". Гошер сәдакасын бирергә күпләребезнең мөмкинчелеге бар.
Җирлегебездәге мөселманнар да, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешик, дип, ел саен гошер сәдәкаларын җыеп үзебезнең райондагы Картлар һәм инвалидлар йортына, Казан шәһәрендәге мәдрәсәләргә тапшырабыз. Быел да гошер сәдакаларын җыю районыбызның һәр мәчете тарафыннан оештырылачак. Һәркем 30 сентябрьгә кадәр үз авылындагы мәчеткә, гошер сәдакасы итеп, бәрәңге һәм башка яшелчәләрне тапшыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев