Аллаһ йортында игелекле гамәл кылынды
Рабигүл-әүвәл аеның җомга кичендә Борындык авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде.
Бу бәйрәмне үткәрү зарурлыгын заман үзе таләп итте. Авыл халкы елдан-ел дингә тартыла башлады. Мәчеткә өлкән буын белән бергә урта буын кешеләре дә, балалар да йөри. Дингә тартылу бар, ләкин күбебез аның асылын аңлап бетерми. Безнең яшьлек совет чорына туры килде. Чорына күрә дөресме-ялганмы, яхшымы-яманмы, һәр яңалыкны хөрмәт итеп, тиешле кануннардан тайпылмыйча, тормыш таләп иткән бурычларны төгәл үтәп яшәргә тырыштык. Йөрәктә, күңелдә ихластан инану бар иде. Демократия җилләре исә башлагач, элеккеге тормышка инану бетте, яңасына ышанырга белми, икеләнеп яшәдек. Халык аптырашта калды, без аңламый торган тирән упкын хасил булды. Бердәмлек, татулык, ихласлылык, тәкъвалык җитенкерәми башлады. Һәркем үз мәнфәгатен генә кайгыртып, үз-үзенә бикләнеп яшәүне хуп күрде. Менә шушы мәсьәләгә ачыклык кертте бу бәйрәм.
Мәчеткә бу көнне намаз укырга йөрүче ир-атлар, дин юлына баскан хатын-кызлар һәм мәчеттә дин сабакларын өйрәнүче ир һәм кыз балалар - 50дән артык кеше килде. Иң әүвәл бердәм рәвештә җомга намазын укыдык. Мәчеткә җыелган халык Мәүлид кичәсенең фазыйләтләре турында зур игътибар белән тыңлады. Бу бәйрәмне уздыруның төп максаты - Ислам дине гыйбадәтләрен һәм гореф-гадәтләребезне үзгәртмичә саклау, өйрәнү һәм якыннарыбызга вә балаларыбызга өйрәтү.
Аллаһыга шөкер, безнең әби-бабаларыбыз Хак тугры динебезне тотты, сакладылар, Аллаһы Тәгалә аларга рәхмәт әйләсә иде. Без - мөэмин мөселманнар, бердәм булып, бабаларыбыз юлыннан барырга тиешбез. Хәзерге вакытта күптөрле фиркаләр барлыкка килде. Имам Әбү Хәнифә мәзхәбе кануннары белән гамәл кылып гомер кичәргә тиешлегебезне истән чыгармасак иде. Аллаһы Тәгалә безгә мәдәд биреп, сабырлык, түзем вә изгелек насыйп итсә иде!
Икенче булып сүзне авылның имам-хатыйбы Минһаҗетдин улы Равил хәзрәт алды. Ул моңлы аһәңле итеп Мәүлид догасын укыды. "Мә кәнә" аятьләре белән таныштырды. Бәйрәмдә катнашучылар алдында Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкерте Усман кызы Әлфия "Мәүлидин - Нәби бәйрәме" хакында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Бәйрәмнең дүртенче өлеше аеруча файдалы да, шатлыклы да булды. Мәчеткә дин сабагын укырга йөрүче җиде укучының Коръән сүрәләрен тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп укырга тырышуларына сокландык, сөендек. Беренче сыйныф укучысы Гүзәл Хәйруллина иман кәлимәсен шартына китереп укыды. Өченче сыйныф укучысы Фирүзә Хуҗина, дүртенче сыйныфта укучы абыйсы Булат Хуҗин белән күңелгә ятышлы итеп укыдылар. Дүртенче сыйныфтан Илмир Шәмсетдинов, бишенчедә укучы Алисә Вәлиева, Илназ Хуҗиннар да алардан калышмады. Җиденче сыйныф укычысы Ландыш Гыймадиеваның Коръән сүрәләрен укуы сокландырды. Авылыбызда дин юлына шулай зур теләк белән басучы балалар булуы һәм аларның артуы шатлык түгелмени?! Без, өлкәннәр, аларга һәрьяклап ярдәм итәргә бурычлы, дип уйлыйм. Укучы балалар бу көннәрдә быел игълан ителгән Коръән елы уңаеннан оештырылачак Коръән уку бәйгесенә әзерлек белән мәшгуль. Иншәаллаһ, март аенда авылда, апрельдә районда уздырылачак бәйгедә мактаулы урыннар алырлар, дип өметләнәбез.
Соңрак кунаклар ашъяулыкларга куелган хәләл ризыклардан тәгам җыйдылар. Элеккеге замандагыча, идәнгә аякларны бөкләп утырып, шәригатьчә тукландылар. Мәҗлес табынына ризыклар алуга матди чыгымнар авылыбызның аксакалы, мәхәллә әгъзасы Ибраһим улы Мансур бабай хисабыннан булды.
Хәзрәти Әбү Бәкер әс-Сийддикъ (разый Аллаһу ганһ) әйтүенчә, "Кем дә кем Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәллам мәүледен укытырга бер генә дирһәм (көмеш акча) тотса да, ул бәндә җәннәттә минем дустым булыр". Мансур бабайга кылган изге гамәлләре өчен Аллаһ Тәгалә аны үзенең шәфәгатеннән ташламасын, исән-имин гомерләр насыйп итсен иде дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев