Җанга сихәт биргән очрашу
Узган атнаның җомгасында Олы Кайбыч мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Танылган артистлар килсә дә, тамаша залының бу кадәр кеше җыя алганы булды микән?!
Казан шәһәрендәге Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән очрашуга районыбызның барлык мөселман авылларыннан да кеше бик күп килгән иде. Алар арасында мәчет картлары гына түгел, урта буын вәкилләре дә, яшьләр дә күп булды. Халкыбызның иман юлына басуын, әхлагыбызны, иманыбызны баетучы вәгазьләр тыңларга сусавын күрсәтүче күркәм күренеш түгелме бу?! Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров мондый очрашуларны ай саен үткәрү тәкъдиме белән чыкты.
Өч сәгатькә якын вәгазь тыңлау берәүне дә ялыктырмады, әле аннан соң да Рамил хәзрәтне сорауларга күмделәр. "Мөселман кызлары җырларга тиешме?" дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:
- Минем кызым Хәдичә мәктәпкә җырлап бара, җырлап кайта. Өйдә дә гел көйләп йөри. Баланың күңеленнән моң агыла икән, мин ул моңны ник тыярга тиеш соң әле? Сәләт тә Аллаһы Тәгаләнең кешегә биргән зур бүләге ул. Кызым "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесендә катнашып, җиңү яулады. Әгәр дә кеше мәгънәле җыр тыңлый икән, аның бернинди дә зыяны юк, киресенчә, ул зәвык тәрбияли.
Баксаң, Рамил хәзрәтнең нәсел җепләре опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкая, Мотыйгулла хәзрәт нәселенә барып тоташа икән. Үзе дә моңлы тавышы белән сокландырды ул Кайбыч халкын.
Очрашуда халкыбызны әдәпле, бер-береңә ихтирамлы, ярдәмчел булырга, ата-ана, туганнарны, балаларны хөрмәт итүгә чакырган вәгазьләр яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев