Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Автоузышта – инвалидлар

Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте агымдагы елның 28 июненнән 8 июленә кадәр спортчы инвалидлар арасында агитация автоузышы үткәрә.

Автоузышның маршруты билгеле инде: беренче көнне спортчылар Казанда җыела, икенче көнне Яшел Үзәнгә киләчәкләр, аннан 30 июньдә Кайбычка юл тотачаклар. Бездә бер көн булганнан соң Апас, Буа, Чүп­рәле, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарына китәчәкләр. Физик мөмкинлекләре чикле булып та үзләрендә зур ихтыяр көче тәрбияләгән спортчылар барлык районнарда да көндезге сәгать өчтә халык белән очрашачак. Бездә очрашу район Сабантуе мәйданында уза. Автоузышта катнашучылар арасында параолимпия уеннары, бөтенроссия ярышлары призерлары да бар. Әлеге чара районнарда физкультура белән шөгыльләнүче инвалидлар санын арттыру максатында уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортчы инвалидлар