Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Бердәмлекнең нигезе – иман

Авыллардагы мәчетләрнең халкыбызны иман юлына бастырудагы өлеше бәяләп бетергесез зур. Яшьләргә дини тәрбия бирүгә, аларны ата- бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр, йолаларга тартуга да зур көч куела. Хәзерге вакытта район авылларындагы 16 мәчеттә авыл халкына, балаларга дин сабаклары бирелү - мәртәбәле күренеш.

18 гыйнварда Олы Кайбыч авылы мәчетенә авыллардагы имамнар җые­лышында да сүз шул хакта барды. Алар узган ел­га йомгак ясады, бу елга бурычлар билгеләде. Иделаръягы зонасы районнарының казые, Чүп­рә­ле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәт­җа­нов имамнарга диндәге төрле хәрәкәтләр, вә­газьләр сөйләгәндә халыкны бердәмлеккә, гореф-гадәтләрне сакларга өндәргә кирәклеге турында сөйләде. Җыелышны район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Ул авылларда мәчетләр урнашкан җир участокларын рәс­миләштерү, теркәү кирәклегенә тукталды.

Тиздән Мәүлет ае, Мө­хәммәт пәйгамбәр туган ай җитә. Узган ел "Кайбыч таңнары" газетасы аша бәйге оештырылган иде, аны быел да үткә­рергә җыеналар. Фәрит хәзрәт Фәйзуллин 4 февральдә Югары Кошман мәчетендә Мәүлет ае уңаеннан халык өчен мәҗлес оештырылачагын хәбәр итте.

- Республикабызда быел Коръән елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан башта авылларда, аннан соң, апрельдә район үзә­гендә, өлкәннәр һәм мәк­тәп балалары арасында Коръән буенча бәйге үт­кәрү күздә тотыла. Җиңү­челәрне кыйммәтле бү­ләкләр көтә. Май ахырында мәчетләргә йөрүче балалар арасында дин сабаклары буенча бәйге, спорт ярышлары оештырырга исәп, - дип үз планнары белән бүлеште Дамир хәзрәт.

Ул шулай ук балаларга җәйге укулар оештырганда, ике атнага Казан шә­һәре мәдрәсәләрендә белем алучы шәкертләрне дин сабаклары бирергә чакыру отышлы булачагын белдерде.

Авылларда пенсия яшен­дә булып та мәчеткә йөр­мәүче өлкәннәр шактый. Дамир хәзрәт имамнарга аларны мәчеткә тарту өчен өйләренә барып әң­гәмәләр алып бару бурычын куйды.

Хәзерге вакытта барлык татар авылларында мә­четләр эшли. Районның баш мөхтәсибенең тагын бер максаты - бу мәчет­ләрнең төзелү, эшчәнлеге тарихын киләчәк буыннарга язып калдыру. Имамнар узган елда баш­ка­рыл­ган эшләре, салымнар түләү, керемнәре, чыгымнары турында отчет бланкалары да тутырдылар.

Эшлекле сөйләшүдән соң, әңгәмә табын артында дәвам итте. Ул киң күңелле шәхси эшмәкәр Зөл­фәт Халитов ярдәмендә әзерләнгән.

- Дини бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәргәндә Зөл­фәт, шулай ук шәхси эш­мәкәрләр Гөлия һәм Рамил Гарәфетдиновлар спонсорлык ярдәме күр­сәтә. Аларга бу игелекле эшләре өчен олы рәхмә­темне җиткерәм. Ходай Тәгалә эшләрен һәрвакыт уң итсен, үзләренә муллык бирсен, - диде Дамир хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X