Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Бүген – Изге Рамазан аеның беренче көне

19 июльдә, кояш баю белән, Рамазан ае керде. Мәчетләрдә тәравих намазлары укыла башлады. Бу айда һәрберебез Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны гафу итүне, ярлыкауны сорый, Аның рәхим-шәфкатенә өметләнә.

Изге китабыбыз Коръәни Кәримдә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә: "Әй , мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек үк, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде".

Акылы төзек, балигълык кергән, сәламәт, юлаучы (мөсафир) булмаган, хәез-нифас (күрем һәм бала тапканнан соңгы көннәр) хәлендә булмаган (хатын-кызларга) һәр мөселманга ураза фарыздыр. Теге яки бу сәбәп белән ураза тота алмаган мөселманнарның аны каза кылулары да фарыз. Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш, көн үзәгендә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып өлгерсәгез дә, дөрес санала. Уразага күңелдән ният

кылу да дөрес: тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнә. Уразаның сөннәтләре - таң атканчы сәхәр ашау, ураза тоту сәбәпле нәфсесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу, буш вакытларда Коръән яки башка дини китаплар уку, кояш баегач та, авыз ачу. Ураза вакытында файдасыз, әдәпсез сүзләр сөйләү, мунчага кереп, озак утыру, суга чумып коену, урман яки кибет сагызы чәйнәү, үбү, авыз ачмыйча ике көн рәттән ураза кылу тыела. Шул ук вакытта сатып алыначак ризыкны татып карау, күзгә сөрмә тарту, балага ризык чәйнәп бирү, мыек һәм иреннәрне майлау, теш чистарту, кан алдыру, сөлек салдыру, комган белән госел коену, мунчага кереп тирләп чыгу, сабын белән юыну рөхсәт ителә. Уразаны боза торган эшләр - борчак кадәр генә булса да ризык йоту, бер тамчы булса да су эчү, дару эчү, укол кадату, күзгә дару салу, якынлык кылу.

Рамазан аенда сәхәр ашау һәм ифтар кылу вакытларын "Кайбыч таңнары"ның 56нчы саныннан (20.07.2012) таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамазан