Чисталык ул иманнандыр
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Бәкара сүрәсенең 222 аятендә әйтә: "Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм чисталык саклаучыларны ярата". Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа с.г.в. бер хәдисендә әйтте: "Сез үзегезнең өс киемнәрегезне, аяк киемнәрегезне чисталыкта тотыгыз, чиста һәм пөхтә булыгыз, хәтта сезне бүтәннәр арасыннан танып алырлык булсын".
Аллаһы Тәгалә безгә динебездә һәр яклап та чиста булырга һәм чисталыкка омтылырга боера. Мөселман кешесе үзенең җанын да, тәнен дә, киемен дә, яшәү урынын да, һәрбер җәмәгать урынын һәм табигатьне чиста тотарга тырышырга тиеш. Бу турыда Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә әйтте: "Чисталык ул - ярты иман", - диде.
Йорт тирәсен, яшәү моһитен чистарту да һәрберебезнең бурычы булып тора. Бу турыда пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа (с.г.в.) хәдисендә әйтте: "Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата, Аллаһ юмарт һәм юмартларны ярата, Аллаһ киң күңелле һәм киң күңеллеләрне ярата, Аллаһ чиста һәм чисталарны ярата. Шулай булгач, йорт тирәләрегезне чистартыгыз..." Әмма үзебезнең йорт тирәсендәге чүп-чарны күршебез ягына себерү, җәмәгать урыннарына ташлап калдыру, табигатьтә кешеләр ял итә торган урыннарга алып барып түгү олы гөнаһ булып тора.
Кызганыч, бу күренешләрне бүгенге көндә бик еш күрергә туры килә. Юл буйларында тәмәке төпчеге, сыра шешәләре, кәгазь ауный. Машинада барган вакытта күпләребез эчемлек, ризык капларын, уйлап та тормыйча, тәрәзәдән очырып кына җибәрә. Тартучылар, тәмәке тартып бер гөнаһ алса, аның тартмасын, төпчеген аяк астына ташлап, тәрбиясезлек күрсәтә. Ислам динендә чүптән котылу гына түгел, тирә-ягыбызны чүпләмәү дә сорала. Начар гәдәтләребез белән балаларыбызны агуладык, чөнки алар олылардан үрнәк ала. Мисал өчен, балага туңдырма сатып алгач, бик сирәге савытын чүплек савытына илтеп җиткерә, күпчелеге аяк астына ташларга тартынмый. Кайберәүләр табигать кочагына - агачлык, чокырлар тирәсенә чүп-чарны машинасы белән тау-тау өя. Һичшиксез, бу гадәтләребездән арынырга кирәк. Мондый гамәлләребез белән Аллаһы тәгалә каршында да, җәмгыять каршында да олы гөнаһлы булып калабыз. Аллаһы тәгалә җир шарын, галәмне безнең өчен юктан бар кылды. Бу тормыш - Аллаһы тәгаләнең бөек бер бүләге. Дөньяда яшәү һәркемгә бер генә тапкыр бирелә. Әгәр якты дөньяның кадерен белмәсәк, Аллаһы тәгалә каршында тәрбиясезлек күрсәтсәк, җәннәт ерак булыр... Апрель-май айлары республика күләмендә чисталык ае буларак игълан ителде. Шушы эштә һәммәбез дә күмәк катнашып, яши торган җиребезне, илебезне чисталыкта һәм пөхтәлектә сакласак иде.
Быел зиратларыбызны чистартуга да аеруча игътибар биреләчәк. Бу турыда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да имамнар җыелышында әйтеп китте. 6, 13 май көннәре район күләмендә зиратларны чистарту көннәре итеп билгеләнде. Мәңгелек йортны тәртиптә тоту мәчеткә җомга намазына йөргән кешеләрнең генә бурычы түгел - барыбызның да олы бурычы. Барыбызның да вафат булган әти-әниләре, әби-бабалары, якыннары, кардәшләренең каберләре бар анда. Зиратларны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертсәк иде. Кайбер авылларда халыктан хәер җыелып, төзекләндерү алып барылды, мисал өчен Кошман, Борындык, Чүти, Морза Бәрлебашы, Мөрәле, Иске Чәчкаб авылларында зират тирәләре матур итеп эшләнгән. Быел Олы Кайбычта да зиратка матур капка, кабер казу кораллары куя торган яңа сарай ясау һәм мәчет тирәсен яңарту нияте бар. Зур эшләрне һәрвакытта да халык белән берлектә башкарып килдек, быел да 21-29 апрель көннәрендә халыктан ирекле хәер кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев