Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Дин яшьләрне тәрбияли

Изге Троицкий чиркәвенең социаль, яшьләр һәм миссионерлык эше буенча җаваплы Надежда анакай Ермолаева "Ышаныч һәм эш" православ яшьләр активы мәктәбендә квалификация күтәрү буенча кыска сроклы курсларда булып кайтты.

Укулар Казан епархиясенең Раиф Богородский монастыренда Мәскәү, Казан мәктәпләре укытучылары һәм республика җәмәгатьчелеге вәкилләре тарафыннан оештырылган. 40 тыңлаучының 12се үзләренең проектларын тәкъдим итте. Надежда Ермолаева "Кайбыч районында яшьләр эшен оештыру" дигән темага проект яклады һәм сертификат, истәлекле бүләк алды. Тыңлаучыларга бүләкләрне Казан һәм Татарстан Архиепископы Анастасий тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре Изге Троицкий чиркәве