Дини укулар
1 июльдән 15 июльгә кадәр районыбызның Борындык, Бортас, Зур Урсак, Мөрәле, Кошман, Олы Кайбыч, Бәрлебашы, Ябалак, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында җәйге укулар оештырыла. Әлеге укуларны Казан шәһәренең мөселман уку йортларыннан килгән шәкертләр үткәрә.
Дини укуларда катнашырга теләүчеләрнең барысын да 1 июль көнне иртәнге сәгать унда мәчеттә көтәләр. Белешмәләр өчен телефон: 21-3-34, 21-3-40. Үз авылларыгыздагы имамнарга да мөрәҗәгатъ итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев