Ифтар – саваплы эш
Кояш чыкканнан алып баеганчы, көн дәвамында авызга бер тәгам ризык алмыйча, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тоту - саваплы гамәл. Уразалыны ифтар кылдыру шулай ук игелекле эшләрдән санала. Кичә Борындык, Кошман, Чәчкаб авылларында ураза тотучылар өчен авыз ачу табыннары корылды.
Югары Кошман мәчетендә узган ифтар мәҗлесенә авылдагы ике мәчеткә йөрүче ир-атлар җыелды. Мәҗлесне оештыруга "Заволжье" җәмгыяте һәм шәхси эшмәкәрләр Сөләйман Гафиятуллин белән Марат Садриев акчалата ярдәм күрсәткән. Табынга тәмледән-тәмле ризыкларны Кошман авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән. Авыл картлары оештыручыларга тирән рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев