Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Изге гамәлләр ае

Ураза тотучы дин кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесе 16 августта Зур Урсак авылы мәчетендә булып узды.

Анда авыл мәчетенә йөрү­че картлар, апалар, әбиләр җыелган иде. Мәҗлескә район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Төркиядән килгән кунак Эрдинт Даштан, муниципалитет җитәкчесе урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты.

Дамир хәзрәт мәҗлескә җыелган халык алдында вәгазь сөйләде, ураза тоту шартлары, тәртибе белән таныштырды.

Эрдинт хәзрәт азан әйтте, ураза тотучылар авыз ачкач, бергәләп ахшам намазын укыдылар, төрек кунагы Коръән сурәләре укыды.

Зур Урсак авылында күркәм гадәт яшәп килә: дини бәйрәмнәрдә мәҗлесләрне авылның аерым кешеләре үткәрә. Әлеге ифтар мәҗлесен оештыру чыгымнарын Имәлебаш авылында яшәүче ирле-хатынлы Мөслимә һәм Ильяс Гәрәевләр үз өстенә алган. Авыл җирлеге башлыгы Рәүхәт Зарипов әй­түенчә, корбан ашын үт­кә­рү чыгымнарын үз өстенә алырга теләк белдерүче дә бар икән.

Мәҗлес ахырында Рәмис Хәялиев әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, соңгы елларда авылда халык өчен уңайлыклар тудырылуы, юллар салынуы, янгын сүндерү депосы төзелүе, киләчәк­тә шул депога кадәр асфальт юл түшәләчәге хакында сөйләде. Дини йолаларны, гореф-гадәт­ләр­не буыннан-буынга кү­че­реп баруларына уңай бәя бирде, бу эштә авыл мулласы Рәфыйк хәзрәт Зариповның өлеше зур булуын ассызыклады. Рә­фыйк хәзрәтнең авылда динне үстерүгә керт­кән өлешен исәпкә алып, 15 августта Олы Кайбычта үткәрел­гән ифтар мәҗлесендә Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Габдулла хәзрәт­нең аңа Рәхмәт хаты тапшыруын искәртте. Чыннан да, Рәфыйк хәзрәт, Рәүхәт Зарипов тырышлыгы, халык ярдәме бе­лән мәчеттә ремонт ясалган, зиратта эш кораллары кую өчен бина төзел­гән. Мәчеттә яшь буынга дин сабаклары бирү буенча эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Урсак авылы мәчете