Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Изге Рамазан аенда

Изге Рамазан аенда мөэмин мөселманнарыбыз белән берлектә ураза тоту, тәравих намазлары, Коръән сүрәләре, вәгазьләр уку нияте белән Кайбычыбызга ерак Төркиядән Эрдинт Даштан килде.

Алдагы елларда да Төркия кунакларын Татарстан Диния нәзарәте безгә юлламый калмый иде, инде менә быел да, мөхтәсибебез Дамир хәзрәт Гыйниятуллинның үтенечен канәгатьләндереп, Карс шәһәреннән дин әһелен үзебездә кунак итәргә насыйп булды. Тугандаш халык вәкиле көндәлек биш намаз, җомга намазларын, икенде, тәравих намазларын да алып барачак. Коръән укуда булган кимчелекләр өстендә эшләргә теләүчеләр белән дә шөгыль­лә­нәчәк, авылларга да ифтар мәҗлесләрендә дә катнашырга теләге бар.

- Олы Кайбыч авылында ифтар мәҗлесе оештыруга килгәндә, 27 июль­дә һәм 3 августа мәчеттә Рамил Гарәфетдинов, Фә­нис Камалиев иганәчелек ярдәме белән оештырырга ниятлибез, - диде имам-мөхтәсибебез. Ул шулай ук Кайбыч мөхтә­си­бәте оешуга 15 ел тулу уңаеннан район үзәгендә ифтар мәҗлесе оештырылачагын белдерде. Ни шатлык, бу вакыйга да изге Рамазан аена, 16 августка туры килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге Рамазан ае Төркиядән Эрдинт Даштан Коръән сүрәләре