Изге Рамазанда игелекле гамәл
Изге Рамазан - сабырлык ае. Мөселман кардәшләребез тәүлекнең 19 сәгатькә якын вакытын ураза тотып үткәрә. Мөбарәк айда уразалыны ифтар яки сәхәрлек кылдырган кешегә савап языла, гөнаһлары кичерелә, диелә хәдисләрдә.
6 августта Чүти авылында "Гөбенә" агрофирмасы ифтар мәҗлесе оештырды. Совет чорында дин тыелган булса да, биредә халык динен, ата-бабаларыннан килгән гореф-гадәтләрне саклап яшәгән. Үзгәртеп кору җилләре дингә карашны үзгәрткәч, беренчеләрдән булып, 1989 елда беренче мәчетләрен сафка бастыралар. Ел саен мәчеткә йөрүчеләр саны арта бару сәбәпле, 1995 елда зур итеп таштан төзелгән икенче мәчетне файдалануга тапшыралар. Күптән түгел генә ике гыйбадәт йортын берләштерү буенча төзекләндерү эше төгәлләнде. Озак еллар мәчеттә имам вазифасын Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм ага Сираев башкарды. Хәзер аның эшен Рәшит ага Вилданов дәвам иттерә.
Ифтар мәҗлесендә муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Төркиядән килгән кунак Эрдинт Даштан, мәчеттә ремонт эшләрендә катнашкан эшмәкәрләр, төзүчеләр катнашты.
- Мин "Гөбенә" агрофирмасында директор булып эшләгәндә Рәшит хәзрәт авылдагы ике мәчетне бергә тоташтыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән иде. Без шул вакытта төзелеш материалларын тупладык. Авылдашларыгыз, эшмәкәрләр, җитәкчеләр белән берлектә бу эшне азагына кадәр җиткерә алгансыз. Төзелештә катнашкан һәркемгә, Рәшит хәзрәткә зур рәхмәтемне җиткерәм. Изге гамәлләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын, - диде район башлыгы.
Рәшит хәзрәт авыл халкы исеменнән изге эштә ярдәме өчен Альберт Рәхмәтуллинга, төзелештә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ифтар мәҗлесенә кадәр Эрдинт хәзрәт азан әйтте, кичке намазны укыдылар. Мәчет ишегалдында 18 метр тирәнлектә үзләре казыткан кое суы белән ифтар кылу мәҗлескә ямь өстәде. Төрек кунагы Коръән сурәләре дә укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев