Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Изгелек беркайчан да югалмый

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим. Аллаһы Тәгалә изге китабы Коръәни кәримдә Зүлзиләт сүрәсенең 7 аятендә безгә хәбәр бирә: "Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның әҗерен күрер".

Бу аяттән күренгәнчә, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә безнең бер эшебезне дә югалтмый, иң башыбызда утыручы ике фәрештә һәрбер гамәлебезне, әйт­кән сүзебезне теркәп язып бара. Кыямәт көнендә, ягъни бөек хисап кө­нендә бу китапларыбыз безнең кулларыбызга биреләчәк. Ни шатлык булачак шул кешегә, әгәр ул китабы яхшы гамәлләр изге сүзләр белән тулган булса. Ни үкенче булачак шул кешегә, әгәр ул китабын укып та, анда изгелек тапмаса. Дөньяда гомеребез, җаныбыз тәнебездә булганда без беркайчан да Раббыбызның ризалыгына китерә торган гамәлләрдән киселергә тиеш түгелбез.

Нәни кыз Амалиягә яр­дәм итүдә районыбыз халкы зур бердәмлек күрсәтте. Шушы гамәлләребез риядан китмичә, Аллаһы Тә­галәнең ризалыгына иреш­сәк иде. Бу изге эш­тә районыбыздагы барлык мә­четләре, имамнары һәм мәчеткә йөрү­че мөселман кардәшләребез дә үз өлешләрен керт­те. Без Амалияне дәваларга дип 76000 сум акча тапшырдык. Шу­шы эштә катнашкан барлык кардәшләребезгә олы рәхмәтләребезне бел­дерәбез. Аллаһы Тә­галә саулык-саләмәтлек биреп, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X